Газетага язылу

Табиблар Васильево бистәсендә этләр талаган 9 яшьлек баланың хәле турында сөйләде

Казан янындагы Васильево бистәсендә сукбай этләр талаган 9 яшьлек кызның хәле турында билгеле булды.

"КazanFirs”t хәбәрчесенә Яшел Үзән районы хакимиятенең матбугат хезмәте секретаре Регина Чибрикова сөйләп үткәнчә, кичә алар кызчыкның әнисе белән Балалар республика клиник хастаханәсендә булган. Бала һаман реанимациядә ИВЛга тоташтырылган хәлдә. Әмма инде ЭКМОдан алганнар: сабыйның йөрәге үзе тибә башлаган.

Табиблар Варвараның хәле берникадәр яхшыруын, сабыйның бирешмәвен әйткәннәр. Кыз үзе суларга тырыша башлаган, бераз гына аңына килеп алган. Әмма хәзер ул – дарулар белән махсус рәвештә комага китерелгән халәттә. Организмга бик нык авырлык килмәс өчен шулай эшләнә. 

Варяның баш миенә МРТ ясаганнар. Нәтиҗәсе андагы шешнең әлегә сакланып калуын күрсәткән. 

Исегезгә төшерәбез: узган җомгада Васильево бистәсендә бер көтү сукбай эт мәктәптән өенә кайтып баручы 9 яшьлек кызга ташланган. Баланы бик авыр хәлдә хастаханәгә алып килгәннәр һәм операция ясаганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре