Алардан күренгәнчә, медицина хезмәткәрләре окладын, компенсация түләүләрен исәпкә алмыйча, хезмәт хакының гомуми күләменнән 50 процент дәрәҗәсендә билгеләү тәкъдим ителә. Шул ук вакытта аларның кеременең узган елдагыдан кимрәк булмаска тиешлеге билгеләп үтелгән.
Документта басым ясап әйтелгәнчә, әлеге тәкъдимнәр кадрларны саклауга, медицина һөнәрләре абруен үстерү, шулай ук төбәк эчендә хезмәткә түләүдәге аерымлыкларны киметүгә юнәлдерелгән.
Зарарлы яки хәтәр шартларда эшләүче медикларга тагын бер тәкъдим булдырылган. Аларның хезмәт хакы нормаль шартларда эшләүчеләрнекеннән кимендә 4 процентка артыграк булырга тиеш.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез