Табибларны җинаять җаваплылыгыннан азат иткәннәр

Дәүләт Думасы иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү турында Җинаять кодексы статьяларының медицина ярдәме очракларына кагылмаячагын күздә тоткан төзәтмәне хуплаган. Бу хакта “ТАСС” яза.

Үзгәрешләр Җинаять кодексының 238 нче статьясына (иминлек таләпләренә җавап бирмәгән товарлар һәм продукция җитештерү, саклау, ташу яки сату, эшләр башкару яки хезмәтләр күрсәтү) кертелгән. Әлегә саксызлык белән ике һәм аннан күбрәк кешене үлемгә китергән гамәлләр өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.

Яңа төзәтмә статьяга искәрмә кертә. Искәрмә нигезендә, иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәтләр күрсәтү медицина ярдәме күрсәтү очракларына кагылмаячак.
Дәүләт Думасының Сәламәтлек саклау комитеты башлыгы Сергей Леонов (ЛДПРдан) басым ясап әйткәнчә, кайвакыт бу статьяны төрлечә аңларга мөмкин булу сәбәпле, табибларга карата җинаять эшләре кузгатылган. Аның әйтүенчә, 2022 елда 260 шундый очрак булган. Бу хәл белгечләрнең, аеруча хирурглар, акушер һәм анестезиологларның һөнәрләрен ташлавына китерә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре