Россиядә 2019-2024 елларда гамәлгә ашырылып килүче “Медицина оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү” федераль проект ярдәмендә медицина хезмәткәрләре саны аркан. Бу хакта “РИА Новости” Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Сәламәтлек саклау системасына эшләргә килгән медикларның гомуми саныннан 19 166 кеше (20,24%) вузларны тәмамлаганнан соң ук эшчәнлеген башлап җибәргән. Шуның 42,77 проценты максатчан юллама нигезендә белем алган.
Росстат мәгълүматларына караганда, узган елда аеруча кирәкле белгечлекләр буенча белгечләр саны 2020 елдагыга караганда арткан. Шулай итеп, педиатрлар (404 яңа белгеч), кардиолог (551 яңа табиб), анестезиолог-реаниматолог (530 яңа табиб) һәм онкологлар (1293 яңа табиб) күбәйгән.
Югары икътисад мәктәбе мәгълүматлары ординатурага керүчеләр һәм аннан тар белгечлек алып чыгучылар саны ишәюне раслый. Узган елда 34,8 мең кеше укырга керсә, 27,8 мең кеше укуын тәмамлаган. Алдагы еллардагы күрсәткечләрдән зуррак саннар бу, дип билгеләп үтелгән Сәламәтлек саклау министрлыгыннан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез