Табигать казасы 125кә якын йортның җимерелүенә китергән

АКШның Флорида штатында “Милтон” дигән бик көчле давыл булган. Давылдан 125кә якын йорт җимерелгән.

“РИА Новости” хәбәр иткәнчә, ураган кичә Флорида штатында океанның көнбатыш яры буенда котырынган. Табигать казасы аркасында ике миллионнан артыграк кеше электр утыннан мәхрүм калган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре