3 көн эчендә – 17-19 декабрьдә республикада явым-төшемнең ярты айлык нормасы көтелә.
Һава шартларының начараюы Россиянең Европа өлешенә көньяк-көнбатыштан циклон үтеп керүгә бәйле.
Аерым алганда, шимбә – 17 декабрьдә республикада аз гына кар көтелә. Урыны белән буран, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -5...-10, урыны белән -14, көндез -1...-6 градус булачак.
Якшәмбе – 18 декабрьдә көчле явым-төшем: юеш кар, бозлы яңгыр фаразлана. Көньяктан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил, юлларда бозлавык, урыны белән –кар көртләре. Көндез -2...+3, төнлә -3...-8 градус.
Дүшәмбе – 19 декабрьдә җил тагын да көчәеп, секундына 15-20 метрга җитәчәк. Юеш кар, урыны белән карлы яңгыр явачак. Юлларда бозлавык саклана. Һава температурасы -3-...-8 градус тәшкил итәчәк.
Метеорологлар кисәткәнчә, бозлы яңгыр электр чыбыкларының бозланып катуына, юлларда бик көчле бозлавыкка китерергә мөмкин. Шуңа күрә йөртүчеләр һәм җәяүлеләрдән зур саклык сорала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез