Никарагуа хөкүмәте Донецк һәм Луганск Халык Республикаларын, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрен Россия Федерациясенең бер өлеше буларак рәсми төстә таныган. Бу хакта “РБК” яза.
Россия Президенты Владимир Путинга ил җитәкчеләре Даниэл Ортега һәм Росарио Мурильо исеменнән бу җәһәттән рәсми хат җибәрелгән.
Документта әйтелгәнчә, Никарагуа хөкүмәте һәм халкы әлеге төбәкләрне Россия Федерациясенең аерылгысыз өулеше буларак таный һәм тулысынча хуплый. Шулай ук анда Россиядә яшәүчеләр белән теләктәшлек белдерелгән. Латин Америкасы иленең җитәкчелеге Россиянең “явыз көчләрне һәм гегемон державаларны” җиңүенә, шулай ук махсус хәрби операция максатларына уңышлы төстә ирешүенә ышаныч белдергән.
Моңа кадәр – июнь аенда Никарагуа президентының махсус вәкиле Лауреано Факундо Ортега Мурильо Минскида Евразия икътисадый форумындагы чыгышында илнең Украинадагы фашизмга каршы көрәштә Россияне хуплавын белдергән.
Исегезгә төшерәбез: Донецк, Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре 2022 елның сентябрендә үткәрелгән референдум йомгаклары буенча Россия составына кертелде. Украина тавыш бирү нәтиҗәләрен танымады һәм әлеге территорияләрне Россиягә кушуны дәүләт мөстәкыйльлеген бозу буларак бәяләде.
Никарагуа инде 2022 елның февралендә үк Донецк һәм Луганск халык республикаларының бәйсезлеген таныган. Сүрия, Корея Халык Демократик Республикасы, шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетия дә шундый ук карарга килгән. БМОга керүче дәүләтләрнең күпчелеге Украинаның территориаль бөтенлеген хуплауны дәвам итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез