Республикада суык ялларга алмашка карлы яңгырлар килде.
Татарстанда яшәүчеләргә карсыз суык ялларны карлы-яңгырлы һава торышы алыштырды. Бүген – 16 декабрьдә Татарстанда һәм Казанда термометрның терекөмеш баганасы -2 градустан түбәнгә төшмәячәк. Әмма җил аркасында (секундына 8 метрга кадәр) урамда суыграк тоела.
 Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, сишәмбе – 17 декабрьдә дә кар-буран дәвам итәчәк. Һава температурасы көндез -2, төнге сәгатьләрдә -6 градус тәшкил итәчәк.
 Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә кар көтелми. Әмма инде җомгада Татарстанның асылда барлык районнарында янә кар көртләре пәйда булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез