Газетага язылу

«Тагын да ныграк берләшергә кирәк»: Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы узды

Бүгенге шартларда тагын да ныграк берләшергә һәм бер-береңә ярдәм итәргә кирәк.

«Тагын да ныграк берләшергә кирәк»: Казанда «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы узды
rais.tatarstan.ru

Бу көннәрдә Казанда узган Россия төбәкләрендәге һәм чит илләрдәге эре татар эшмәкәрләре катнашындагы «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумында яңгыраган төп фикер шундый булды. Форум өч көн дәвам итте. Делегатлар аның икенче көнендә Түбән Камага барсалар, өченче көнне пленар утырышта катнаштылар. Анда Россиянең 59 төбәгеннән, 10 чит илдән – барлыгы 400 татар эшмәкәре җыелды.

 

Утырышта башта Бөтендөнья татар конгрессы башкарган эшләрне тагын бер кат барлап чыктылар. Татарстан Премьер-министры урынбасары, конгрессның Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев быел татар дөньясында барлыгы 4 меңнән артык Сабан туе үтүен, аларның 400 енең Татарстан Мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылуын әйтте. Күптән түгел дөньякүләм «Татарча диктант» белем тикшерү акциясендә 1 миллионнан артык кеше катнашкан икән. Конгресс тарафыннан узып баручы ел «Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Тынычлык елы» дип игълан ителгән иде.

 

– Татар халкының каһарман шәхесләре истәлеген мәңгеләштерү эше – безнең төп юнәлешләрнең берсе. Узган елларда гына да Мурманскидан алып Владивостокка кадәр, Якутиядән алып Ялтага хәтле, каһарманнарыбызга бюстлар, һәйкәлләр, элмә такталар урнаштырылды. Бу изге эшләр татарлар яшәгән җирлекләрдә милләтебезнең абруен күтәрә, – диде Васил Шәйхразыев.

Быел илебездә «Ватанны саклаучылар елы» уза. Бу эштән татар эшмәкәрләре дә читтә калмады.

 

Ватаныбызны саклау эшенә ярдәм итү безнең өчен аерым әһәмияткә ия. 2025 елда безнең «Дуслык» оешмасы әгъзалары махсус хәрби операция зонасына 15 автомобиль, 2 мотоцикл һәм тормыш өчен кирәкле берничә тонна  азык-төлек һәм медицина җиһазлары җибәрделәр. Бу эшне  киләчәктә дә дәвам итәчәкбез, ди Самараның «Дуслык» төбәк иҗади-иҗтимагый оешмасы әгъзасы, «1 нче он тарту заводы» җәмгыятенә нигез салучы Рамил Әюпов.

 

Уфадан килгән эшмәкәр, кием фабрикасы директоры Зөлфирә Газизова да махсус хәрби операциядәге егетләргә ярдәм итү эшендә читтә калмауларын әйтте.

– Үзебездәге генерал Шәйморатов исемендәге сыйныфта укучыларга, тынычлык эзләп килгән гаиләләрдәге балаларга ел саен мәктәп киемнәре бүләк итәбез. Бер без генә ярдәм итмибез – күпләр булыша. 2023 елда Курган өлкәсенең Йолдыз авылы янып беткәч, Бөтендөнья татар конгрессы һәм Чаллыдагы хезмәттәшләребез авылдагы 80 мәктәп укучысына уку һәм спорт киемнәре бирде. Киләчәктә дә халкыбыз өчен файдалы проектларда катнашырга җыенабыз. Кием тегү белән шөгыльләнүче милләттәшләребез күп. Үзара тәҗрибә уртаклашу, белем туплау, кирәк вакытта ярдәмләшү, яңа гына эш башлаган эшмәкәрләргә юл күрсәтү һәм үзебезгә алмаш әзерләү өчен үзара кооперация оештырырга тәкъдим итәм, – диде ул.

 

«Төмән өлкәсе татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе» рәисе, «Йортлар төзү компаниясе» директоры Риат Фәйзуллин да СВОдагы солдатларга нинди ярдәм күрсәтүләре турында сөйләде.

– Без җирле татар эшмәкәрләрен берләштереп кенә калмыйбыз, татар бизнесының яңа кодын да формалаштырабыз. Безнең код – эшмәкәрлек белән бергә социаль җаваплылык тоеп, халыкка, дингә, Ватанга ярдәм итү. Ул кешеләр моны хәләл индустриягә таянып, гаиләгә ышаныч һәм коммуникация аша күрсәтәләр. Төмән өлкәсендә татар эшмәкәрләренең ассоциациясе бергәләшеп төрле проектларны тормышка ашыра. Биш эшмәкәр тырышлыгы белән Төмәндә беренче татар балалар бакчасы ачылды. Анда көн саен 35–50 бала йөри. Хәләл ризыклар ашый, татар телендә сөйләшә, гореф-гадәтләребезне саклый. Хәзер инде алар өчен мәктәп һәм гимназия булдыру ихтыяҗы туды. Бу проектны булдырып чыгарбыз, – диде ул.

 

Риат Фәйзуллин сүзләренчә, өлкәдә башка проектлар да уңышлы эшләп килә. Авыл хуҗалыгы, кием-салым, спорт, туклану, хезмәт күрсәтү тармаклары буенча ачылган яңа оешмалар бар.  

– Уңышлы бизнес һәм үзара ярдәмләшү башкаларга да булышырга мөмкинлек бирә. Махсус хәрби операциядәгеләр өчен гуманитар ярдәм актив җыела, мәчетләр төзелә, ифтарлар үткәрелә, мохтаҗларга ярдәм ителә. Без әлеге яңа эш урыннары аша инвестицияләр җәлеп итәбез, – диде ул.   

   

Утырышта делегатларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләп, күрешүгә шат булуын әйтте.

– Һәр чыгышны игътибар белән тыңлап, кайбер өлешләрен теркәп бардым, – диде ул. – Сез – уңышлы эшмәкәрләр, шул ук вакытта үзегезнең татарлыгыгызны, телебезне, республиканы саклауга зур өлеш кертәсез. Шуңа күрә без сезгә бик зур рәхмәтле. Мондый очрашулар безгә шатлык китерә. Дөньялар җиңел түгел, ләкин бергә булганда авырлыкларны җиңеп чыгарбыз, моңа бернинди дә шик юк.

 

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов, СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военн

Көн хәбәре