Тагын яшен: Татарстанда көчле яңгыр һәм боз көтелү сәбәпле кисәтү игълан ителде

Сишәмбе – 30 июль кичендә һава торышы тагын бозыла.

Якындагы тәүлектә Татарстанда янә һава торышы бозыла. Сишәмбе – 30 июль киченнән чәршәмбе – 31 июль киченә кадәр республикада секундына 24 метрга кадәр тизлектә көчле җил, яшенле көчле яңгыр, урыны белән боз көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән искәртеп үтелгәнчә, яшен һәм көчле җил бик зур хәтәргә китерергә мөмкин. Шуңа күрә мондый чакта өйдән чыкмавың хәерле. Урамнарда биек агачлар һәм билбордлардан читтәрәк йөрү әйбәт.

Машина йөртүчеләргә шәһәрдән чыкмау яхшырак. Юлда барганда бик көчле яңгырга юлыккан очракта, тизлекне киметергә һәм кинәт кенә борылу, тормозга басуны онытып торырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез: бүген чиләкләп койган яңгырдан Казан урамнарын су басты. Шәһәр урамнары каналларга әйләнде, йөртүчеләргә тирән күлдәвекләрне ерып узарга туры килде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре