7,3 магнитудалы җир тетрәү Таҗикстанда Кытай Халык Республикасының төньяк-көнбатышындагы Синьцзян-Уйгур автоном районы белән чиктәш җирлектә булган, дип хәбәр итә Кытай сейсмология үзәге.
Җир асты хәрәкәте 8.37 дә (Мәскәү вакыты белән 3.37 ) теркәлгән. Сейсмология үзәге мәгълүматлары буенча җир тетрәү урыны 10 километр тирәнлектә була.
Казахстан ГТХМ мәгълүматларына караганда, Алма-Атада да ике-өч баллык тетрәү сизелгән.
Зыян күрүчеләр турында әлегә хәбәрләр юк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез