Таиландның Пхукет провинциясендәге Майтон утравы тирәсендәрәк Россия һәм Казахстаннан килгән сәяхәтчеләр утырган ял катерына ут капкан. Безнең бер турист пешкән. Бу хакта “ТАСС” җирле туристик полиция вәкилләре мәгълүматларына таянып яза.
Туристлар катеры Майтон утравы тирәсендә яна башлаган. Анда 31 кеше, шул исәптән Казахстан һәм Россиядән килгән сәяхәтчеләр булган. Шартлау вакытында 30ы инде суда булган. Ләкин безнең бер турист, катерда калып, пешкән.
 Зыян күргән сәяхәтчеләрне тиз генә хастаханәгә озатканнар. Калган 30ы үзләренең кунакханәсенә исән-имин әйләнеп кайткан.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез