Бу хакта «ТАСС» Россиянең Таиланд провинциясендә гегенераль консулы Егор Иванов сүзләренә таянып яза. Катерда безнең илдән барлыгы 33 кеше, шулай ук Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан һәм кайбер башка илләрдән килгән туристлар булган. Зыян күргән кунакларны Пхукетның берничә хастаханәсенә озатканнар. Хәзер аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтелә, дип билгеләп үткән Иванов. Генераль консул сүзләренә караганда, Пхукет һәм Краби провинцияләре полициясе килеп туган хәлне бик җентекләп тикшерә. Авария бүген иртән Пхукет утравы тирәсендәге Андаман диңгезендә килеп чыккан. Һәлакәттә Россиядән Елизавета Старых дигән 18 яшьлек кызның гомере өзелгән. Катерда барлыгы 55 кеше – 52 турист һәм 3 экипаж әгъзасы булган. Ул балыкчылар судносы белән бик каты бәрелешкәннән соң су төбенә киткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез