Газетага язылу

Такси реестры “МАКС” белән берләштерелә

Россия Транспорт министрлыгы, пассажир машинага утырганчы ук таксистның легальлеген тикшерә алсын өчен, такси реестрын “МАКС” мессенджеры белән берләштерергә ниятли.

Бу хакта “Российская газета” министрлык вәкиле Александр Кисляков мәгълүматларына таянып яза. Сәбәбе бик гади: пассажирга, транспорт чарасына утырганчы ук, таксиның дәүләт номерын фотога төшереп яки номерын “МАКС” мессенджерына кертеп, таксистның легаль эшләве-эшләмәвен  белү мөмкинлеген тудыру, дип аңлаткан ул.

Кисляков әйтүенчә, таксида йөрүне иминрәккә әйләндерәчәк бу.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре