Бу хакта “Коммерсантъ” үз чыганакларына таянып яза.
Газетада билгеләп үтелгәнчә, инде март аенда ук Haval автомобильләрен исемлеккә кертү каралган. Сәгәгать һәм сәүдә министрлыгыннан аныклап үтелгәнчә, исемлеккә Haval Jolion, F7 һәм F7x автомобильләрен өстәү өчен Хөкүмәткә тиешле документ кертелгән. Бу машиналарның исемлектә март азагында пәйда булачагы көтелә.
Исемлеккә “Атом” электромобиленең эләгү ихтималын да әйтәләр. Ул быел сатыла башлаячак. Исегезгә төшерәбез: 1 марттан автомобильләрнең локализациясе турында закон үз көченә керде. Машинаны такси реестрына кертү өчен хәзер түбәндәге таләпләрнең берсен үтәргә: йә кирәкле күләмдә локализация баллын җыярга (җитештерүдәге техник гамәлләре башлыча безнең илдә башкарылган булырга тиеш), яисә автомобильнең 2022 елның 1 мартыннан 2025 елның 1 мартына кадәр төзелгән махсус инвестконтракт кысасында җитештерелгән булуы кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез