Таксида йөрү бәяләре артачак

Россиядә такси хакы 5-10 процентка артырга мөмкин. Бу хакта такси хезмәтен үстерү буенча Иҗтимагый советка сылтама белән «Известия» хәбәр итте.

Сәбәбе - автомобиль һәм ягулык бәяләре арту. "Gett"ның Россия бүлеге генираль директоры сүзләренчә, бу үзгәрешләр такси чакыру өчен махсус агрегатор-кушымталар кулланучыларга кагылмыячак, бәяләр турыдан-туры таксопарклар хезмәтеннән файдаланучы клиентлар өчен артырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

бәя Такси

Көн хәбәре