Таксида йөрү өчен иң куркыныч көннәрне ачыклаганнар

Россиядә юл һәлакәтләренең 60%ка якыны такси йөртүчеләр аркасында килеп чыгуын ачыклаганнар.

Иң күп юл һәлакәтен шимбә кичке якта эшләүче 20-34 яшьлек таксистлар китереп чыгара икән.
Тикшерүләр пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе - таксида йөрү өчен иң куркыныч көннәр булуын исбатлаган. Ә юлда иң күп кеше гомере өзелү очраклары шимбәгә туры килә. Ә иң куркыныч аварияләр төнге якта була. Юл һәлакәтләренең күбесе иртәнге 7 дән кичке 6га кадәр булуы мәгълүм.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

юл һәлакәте Такси

Көн хәбәре