Таксист булып эшләгән 20 яшьлек студент юлда һәлак булган

Узган шимбәдә Башкортстанда Нефтекамск - Янаул автомобиль юлында фаҗига булган. Ике машина маңгайга-маңгай бәрелешкән. Йөртүчеләрнең икесе дә һәлак булган. Берсе – Янаулдан 20 яшьлек студент егет, дип яза “NewsBash”.

Даниэль Ижау шәһәрендә Удмуртия дәүләт университетында укыган. Укуына мөстәкыйль түләргә тырышып, буш вакытларында “кальянный”да, таксида акча эшләгән. Кичен, таксист буларак, Lada Priora машинасында клиенты янына ашыккан вакытта егетнең гомере өзелгән...

Башлангыч мәгълүматларга караганда, Даниэльнең машинасы Renault Sandero автомобиленә килеп бәрелгән. Бик көчле бәрелгәнлектән, ике машина да юл читенә “очкан”. Йөртүчеләрнең икесе дә шундук җан биргән.

Якыннары Даниэльнең бик ярдәмчел, тормыш сөючән булганлыгын әйтә. Егетнең йөргән кызы булган. Алар бергәләшеп киләчәккә планнар корган. Фаҗигагә берничә көн кала, акча мәсьәләсен хәл итү өчен, машинасын сатмакчы булган. Әмма бу планы барып чыкмаган...

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре