Кытай турында тирәнрәк мәгълүмат җитмәү сәбәпле, Татарстан Кытай белән мөнәсәбәтләрдә шактый эшләп бетерми. Әлеге фикерне Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина «РОСТКИ» форумы кысасында узган ТАСС бизнес-иртәнге ашында әйтте.
"Без Кытай белән мөнәсәбәтләрдә шактый эшләп бетермибез. Бу мәсьәләдә ил эчендә хәрәкәт итәргә кирәкле юнәлешләр шактый. Без Кытайны гачар беләбез, эшмәкәрләр белән сөйләшсәк, бу ачык күренә. Алар Кытай провинцияләрен, эре предприятиеләрне белми", - диде Талия Миңнуллина.
Аның фикеренчә, Кытай белән эшләү өчен аны аңларга, ә аңлау өчен - өйрәнергә кирәк. Ул, шулай ук, Татарстанның Кытай белән технологик хезмәттәшлеккә омтылуын да белдерде.
Россиядә Кытай эшмәкәрләре берлеге рәисе Чжоу Лицюнь белдергәнчә, быел «РОСТКИ» форумы Кытай катнашучылары саны буенча рекорд куйды. Ул республика җитәкчелегенә Кытай инвестицияләренә ярдәм өчен рәхмәт белдерде. Чжоу Лицюнь билгеләп үткәнчә, Татарстан – гаҗәеп логистика үзәге, республикада куәтле тармак базасы һәм яхшы инвестицион климат булдырылган. Шулай ук, Шанхайга даими туры рейс та бар.
Федерация Советының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Ворона фикеренчә, инвестицияләр өчен иң яхшы кызыктыру чарасы – ул уңышлы тәҗрибәләрне күрсәтү. Бу уңайдан ул Татарстан җитәкчелегенә "РОСТКИ" форумы өчен рәхмәт белдерде.
Россия-Кытай «КИФА» цифрлы сәүдә B2B-платформасына нигез салучы Сунь Тяньшу әйтүенчә, бүген Кытай һәм Россия арасында ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру юнәлешендә эшләргә кирәк. "Әлегә бер-беребез турында тиешле мәгълүмат җитмәү аркасында җитәрлек ышаныч юк", - диде ул. Бу уңайдан Сунь Тяньшу Кытай һәм Россия бизнесы өчен ике телдә бердәм мәгълүмати платформа булдырырга да тәкъдим итте.
Кытай медиакорпорациясенең Евразия бюросы җитәкчесе Ван Бинь Россия Президенты Владимир Путинның КХР белән мөнәсәбәтләрне ныгыту буенча тырышлыгын, лидерлар арасындагы дуслыкны билгеләп үтте. Ул, шулай ук, 3 сентябрьдә Кытайда киң колач белән Җиңү көнен билгеләп үтәчәкләрен искәртте. Исегезгә төшерәбез, Россия башкаласына Җиңүнең 80 еллыгына КХР Рәисе Си Цзиньпин килгән иде.
Кичә Казанда «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» III халыкара форумы рәсми рәвештә ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез