Талия Миңнуллина: "Россия белән Кытай мөнәсәбәтләре барысын да борчый ахры"

«РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» халыкара форумы үзен тулысынча аклады. Казанда узган җыенга беренчел йомгак ясап, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина әнә шулай дип белдерде.

"Ул ике дәүләт башлыклары – Россия Президенты Владимир Путин һәм КХР башлыгы Си Цзиньпин тарафыннан куелган бурычларны үтәү өчен еллык мәйдан булачак дип фаразлыйбыз", - дип белдерде Талия Миңнуллина.

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе билгеләп үткәнчә, форум кысасында 77 сессия, 100гә якын чара, шулай ук киң күләмле мәдәни һәм спорт программалары узган. Форумга дөньяның 40 ка якын иленнән 10 меңгә якын катнашучы килгән.

"Көн тәртибендә ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре булуга карамастан, форумда күп илләр катнаша. Күрәсең, барысын да Россия белән Кытай мөнәсәбәтләре борчый", - диде Талия Миңнуллина.

Форумның төп темалары арасында ул дәүләтара диалогны, шәһәрләрнең кардәшлеген, төбәкләр белән мөнәсәбәтләрне һәм бизнесны атады. Биредә шулай ук логистик инфраструктура, транспорт мөмкинлеге, таможня, сәүдә, мәгариф һәм мәдәният турында да фикер алыштылар. "Татарстан Кытай инвестицияләре өчен Россиягә керү ноктасы булачак дип ышанабыз", - диде Талия Миңнуллина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре