Талпан тешләве аркасында 4 меңгә якын татарстанлы табибларга мөрәҗәгать иткән

Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр итте.

- Апрель аеннан башлап, талпан тешләве аркасында табибларга 3889 кеше мөрәҗәгать итте, - диде ул.

Белгеч әйтүенчә, саннар узган елгысыннан 14 процентка күбрәк. "Хәзерге көндә талпан боррелиозының өч очрагы теркәлгән, талпан энцефалиты очраклары юк", - диде Любовь Авдонина.

Белгеч искәрткәнчә, талпаннар бик эссе чорда активлыгын югалта. "Профилактика максатыннан, республикада паркларны һәм скверларны, балалар өчен шәһәр читендәге лагерьларны дезинфекциялиләр. Республика территориясенең 82 проценты талпаннардан эшкәртелгән. Бу - 1 436 гектар мәйдан", - дип аңлатты Любовь Авдонина.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре