Кайберәүләр фикеренчә, тәм-томнан тулысынча баш тарту сәламәтлекне яхшыртуга ярдәм итә. Гастроэнтеролог Андрей Симаков «Лента.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә мондый диетаның, чыннан да, файдалымы-юкмы икәне турында сөйләгән.
Табиб әйтүенчә, шикәрдән тулысынча баш тартмаска да мөмкин. Әйтик, чәй яки каһвәне шикәр салып эчәргә күнеккән кешегә моннан бернинди дә зыян юк. Әлбәттә, төп ашау-эчүе шуңа гына кайтып калмаса.
Белгеч билгеләп үткәнчә, кайберәүләр тәм-том белән дулкынлану-борчылу хисләрен киметергә тырыша. Чыннан да, мондый ризык баш миенә канәгатьлек хисе өсти, организмга тынычланып калырга ярдәм итә. Ә менә десерттан тулысынча баш тарту кешенең кәефенә кырын сугарга мөмкин. «Иң мөһиме – ул төп ашау-эчүне алыштырмаска тиеш», – дип басым ясап әйткән табиб.
Белгеч хәтта иң кырыс диеталарның да тәм-томны тулысынча тыймавын искәртеп үткән. Мәсәлән, популяр Урта диңгез диетасының нигезен тышчасыннан чистартылмаган ярма, майсыз сөт ризыклары, җиләк-җимеш, яшелчә, чикләвек, кузаклылар, тавык ите, балык тәшкил итә. Ләкин бу диета атнасына ике-өч тапкыр шоколад, пирожный яки берәр кисәк торт ашап куюга каршы килми, дип йомгаклаган сүзен Андрей Симаков.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез