1 марттан Росалкогольтабакконтроль никотинлы продукцияне дистанцион сатуга бәйле сайтларны судка мөрәҗәгать итмичә блоклау хокукына ия булачак. Хөкүмәтнең тиешле карарын ТАСС язып чыкты.
Судтан тыш блокировканы рөхсәт итә торган законны 2025 елның ахырында ук кабул иткәннәр, әмма хәзер генә мондый карарларны кабул итәргә вәкаләтле ведомство билгеләнгән. Хокук бозучы сайтлар тыелган интернет-ресурсларның бердәм реестрына кертеләчәк.
Тәмәке белән онлайн-сәүдә элек тә тыелган иде, әмма хокук бозучыларны суд аша гына блокларга мөмкин иде һәм процедура ике айдан ярты елга кадәр вакыт алырга мөмкин иңе. Хәзер бу юл сизелерлек кимиячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез