Газетага язылу

Тәмәке тартуны ташлауда ярдәм алу өчен «кайнар линия»гә шалтыратырга була

Тәмәке тартуны ташларга теләп ел саен Республика клиник наркология диспансерының «кайнар линия»сенә 600–800 кеше мөрәҗәгать итә, дип белдерде Республика клиник наркология диспансеры баш табибы урынбасары Степан Криницкий. 

– Аларның күпчелеге шундук бу начар гадәттән котылу буенча онлайн рәвештә консультация ала. Шалтыратучыларның 28–30 проценты табиблар белән шәхси очрашуны үтенә. Аларның 80 проценты тәмәке тартуны ташлауга барып җитә. Ярдәм кирәк булганда 8-843-272-34-62 номеры буенча шалтыратыгыз. Тәҗрибәле табиблар сезгә консультация бирер, – диде табиб.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.


 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре