TANECO чемпионнар Кубогы турниры: бүген "Ак барс" командасы "СКА" белән очраша

19-23 август көннәрендә «Ак Барс» беренче тапкыр Казанда TANECO чемпионнар Кубогына хоккей турнирын кабул итә. Быел ул коронавирус пандемиясе шартларында үтә.

Матчларда КХЛ командалары, төрле еллардагы Гагарин Кубогы ияләре: «Ак Барс» (Казан), «Металлург» (Магнитогорск), «Салават Юлаев» (Уфа) һәм СКА (Санкт-Петербург) катнаша.

Турнирның барлык матчларын ТНВ телеканалы туры эфирда күрсәтәчәк. “ТНВ-Планета”да алар татарча шәрехләмә белән алып барылачак.

Аренага тамашачыларның температурасын үлчәп, битлек һәм пирчәткәдән генә кертәләр.

Трибуна 25 %ка гына тулы.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре