Газетага язылу

Танылган актриса Луселия Сантос: «Россия хатын-кызлары турында фильм төшерәсем килә»

Бүген «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум» XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында «Хатын-кыз карашы» трегы узды.

 Быел «Хатын-кыз карашы» трегының төп көн тәртибе ясалма интеллектка, карьера үсешенә һәм халыкара берләшмәләргә багышланды. Биредә Берләшкән Гарәп Әмирлекләре эшлекле хатын-кызлар советы рәисе Аиша Мөхәммәд Әл-Мулла һәм Мисырның икътисади эшлекле хатын-кызлар советы президенты Рим Сиамны да кертеп, 22 ил вәкилләре үзләренең катнашуларын раслаган. Кунаклар арасында «Рабыня Изаура» телесериалында төп рольне башкаручы Луселии Сантус та бар иде.

Бразилия актрисасы хатын-кызларны заманча җәмгыятьне трансформацияләү, рухилык һәм ялгызлык кризисын җиңү өчен берләшергә чакырды. Актриса билгеләп үткәнчә, хәзерге хатын-кызлар еш кына ялгызлык хисе белән очраша, бу аларны гаиләдә дә, профессиональ мохиттә дә озата бара. Аның фикеренчә, нәкъ менә хатын-кызлар дөньядагы бүгенге вәзгыятьне үзгәртергә сәләтле. «Безнең җәмгыятьтә хәзер булган бар нәрсә — көчләү, агрессия-ул без ир-атлар кагыйдәләре буенча яшәгәнгә күрә кылына. Хатын-кызлар исә матурлыкны тарата һәм тормышта алга таба барырга илһамландыра ала. Безнең авырлыкларны җиңәр өчен максат, көч бар», — диде Сантос. Ул хатын-кызларның мондый очрашуларын җәмгыятьне яхшы якка үзгәртергә сәләтле карарлар эзләү өчен бик мөһим дип атады. Моннан тыш Бразилия актрисасы Россия хатын-кызлары турында фильм төшерергә тели. Фильм зур шәһәрләрдә яшәүчеләр турында гына түгел, ә авыл хатын-кызлары хакында да булачак.

БГӘ эшлекле хатын-кызлар советы рәисе Аиша Мөхәммәд Әл-Мулла исә Казанга беренче тапкыр килүе һәм мондый чараларның һәрдаим узып торырга тиешлеге турында әйтеп үтте.

– Без бик күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итә алабыз. Монда мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрен аерып чыгарып күрсәтергә мөмкин. Киләчәктә, әлбәттә, хезмәттәшлек баряклап үсеш алачак. Мин Казаннан, форумнан бик канәгать. Мондый дәрәҗәдә очрашулар булыр дип көтмәгән идем. Хәзер бер «Казанфорум»ны да калдырмаячакмын,- диде Аиша Мөхәммәд Әл-Мулла

Шуны да әйтергә кирәк, чарада Россиядән тыш Азәрбайҗан, Беларусь, Бразилия, Вьетнам, Гана, Мисыр, Һиндстан, Индонезия, Иран, Камбоджа, Камерун, Кения, Мавритания, Малайзия, Марокко, Лаос, Оман, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Пакыстан, Сьерра-Леоне һәм Таиланд вәкилләре катнашты.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре