"Время" программасының элеккеге алып баручысы Юрий Петров 75нче яшендә вафат булган. Бу хакта Instagramда аның хезмәттәше Алла Данько хәбәр итте.
"Безнең дустыбыз, хезмәттәшебез, зыялы, яхшы баритонлы кеше < ... > "Время" программасында эшләгән, ә бүлек ябылганнан соң күп киноларда төшкән кеше... Иртә, Юра! Кызганыч!"- дип язган ул.
Юрий Петров 1947 елның 26 февралендә туган. 1968 елда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтын тәмамлый. 1982-1995 елларда Үзәк телевидение дикторы булып эшли. "Время" программасының яңалык чыгарылышлары алып баручысы булган, дубляж белән шөгыльләнгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез