Танылган "Фәридә-Алсу" дуэты кызларының сөенечле яңалыклары бар

“Фәридә-Алсу” дуэтына 30 яшь тулган көннәрдә шатлыклы яңалыклары бар: аларның икесенә дә мактаулы исем бирелгән. Бу турыдагы карарны Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган.

"Күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлекләре һәм музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүләре өчен "Казан шәһәр филармониясе" муниципаль  бюджет мәдәният учреждениесенең концерт бүлеге вокалчы артисты Әхмәтшина  Фәридә Шамил кызына,  "Казан шәһәр филармониясе" муниципаль  бюджет мәдәният учреждениесенең концерт бүлеге вокалчы артисты Сөнгатуллина Алсу Хөрмәтулла кызына "Татарстан Республикасының Халык артисты" дигән мактаулы исем бирергә", –  диелгән документта.

https://vatantat.ru/2025/04/167818/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре