Газетага язылу

Танылган галим Казанда ачык лекция уздыра

Россиянең танылган галиме Наталия Нарочницкая бүген – 12 ноябрьдә (18.00 сәгатьтә башлана) Казанның Пушкин исемендәге Мәдәни үзәгендә (Карл Маркс ур., 26 й.) «Россия в новых геополитических реальностях» дигән темага ачык лекция уздыра.

«Император Николай I и Казанская губерния: практики консервативной модернизации» Бөтенроссия фәнни конференциясенең (император Николай Iнең Казанга килүенә 190 ел тулуга багышланган) икенче көне программасы шул лекция белән тәмамланачак. Керү – ирекле (теркәлү буенча).

Наталия Нарочницкая – тарих фәннәре докторы, Тарихи перспектива фонды президенты, Сербия фән һәм сәнгать академиясенең чит илдәге әгъзасы (академик), политолог, җәмәгать эшлеклесе.

Танылган галим – тарих, философия һәм халыкара мөнәсәбәтләр буенча, шул исәптән Россиянең тышкы сәясәте буенча фәнни хезмәтләр авторы. Ул үз эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе итеп илебез һәм дөнья тарихының төп вакыйгаларын бәяләүдә тарихи дөреслекне саклау дип саный.

Наталия Алексеевна үзенең лекциясендә хәзер дөньядагы мөнәсәбәтләрнең ничек корылуы һәм анда Көнбатыш белән Көнчыгыш арасындагы тигезлекне саклаучы Россиянең нинди урын алырга мөмкин булуы турында сөйләячәк. «Безнең алда – яңа геосәяси чынбарлык. Россия дә, Европа, Америка да анда үз урынын табарга тиеш. Бер полярлы дөнья барып чыкмады. Европага да, Америкага да Россия кирәк», – ди тарихчы.
Илебезнең тарихы һәм язмышы белән кызыксынучыларны бүгенге иң күренекле тарихчыларның берсе белән очрашуга чакырабыз!

Теркәлү өчен:
https://nmrt.arkacrm.ru/register/eTwUY2FDLSLEHZ8DxL0Ebmp-a6mfHVFA

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре