Ел саен, үзе кайтып, җиңүче укучыларны котлый, бүләкли. Ә конференция җиңүчеләренә КАИның бүләге саллы - ЕГЭ нәтиҗәләренә баллар өстәлә. Әнә шушы юл белән Балтачның 41 егет-кызы әлеге уку йорты студенты булган да инде. Тугыз ел эчендә бу конференциядә районнардан 450 ләп укучы катнашкан.

Смәел укучылары исә галимне ел да үзенчәлекле күргәзмә белән сокландыра.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез