Тикшерүчеләр язучы Захар Прилепинның машинасын шартлатуда шикләнелүче буларак тоткарланган Александр Пермяковны гаепле дип тапты, дип хәбәр итә РИА Новости.
Пермяковны законсыз корал әйләнешендә һәм террорчылык гамәле кылуда гаеплиләр.
Тикшерү аңа карата сак астына алу рәвешендәге чара сайлау турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткән.
Элегрәк Прилепинның автомобиле 6 майда Түбән Новгород өлкәсендә шартлатылуы хакында хәбәр иткән идек. Язучының иптәше шунда ук һәлак була, ә Прилепин яраланып хастаханәгә эләгә. Аның хәлен табиблар тотрыклы дип бәяли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез