Медицина фәннәре кандидаты, кардиолог Александр Мясников «Аргументы и факты» басмасына биргән интервьюсында ир-атларның гомере ни өчен кыскарарк булуына ачыклык керткән.
– Кызганыч, хатын-кызлар гомеренең соңгы 15 елын ялгызлыкта уздыра. Ник дигәндә, ир-атлар кыска гомерле. Аларның организмы озак яшәүгә исәпләнмәгән. Хатын-кыз кебек озын гомерле булу өчен, ир-ат бик нык тырышырга – начар гадәтләрдән арынырга, хроник чирләрен, гәүдә авырлыгын контрольдә тотарга, стресска бирешмәскә тиеш. Эшсез утырырга да ярамый. Ул күңел төшенкелегенә китерә. Максаты булмаган ир-ат яшәү ямен югалта, – дигән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез