Танылган кинорежиссер һәм алып баручы Тигран Кеосаян вафат булган

Танылган кинорежиссер, телевидение һәм радиотапшырулар алып баручы Тигран Кеосаян вафат булган. Бу хакта аның хатыны Маргарита Симоньян хәбәр иткән. “ТАСС”, Симоньянның телеграм-каналындагы хәбәргә таянып, шулай дип яза.

“Бүген төнлә Тигранның җаны күккә ашты. Аның өчен догада булганнарның һәркайсына рәхмәт. Зинһар, хәзер миңа да, гаиләмә дә шалтыратмагыз. Барыгызга да рәхмәт, рәхмәт”, – дип язып куйган Маргарита.

Кеосаян 1966 елның 4 гыйнварында Мәскәүдә туган. Әтисе – РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Эдмонд Кеосаян, әнисе – Әрмәнстанның атказанган артисты Лаура Геворкян.

Тигран Кеосаянның режиссер буларак беренче иҗат җимеше – “Катька и Шиз” криминал мелодрамасы (1992 ел). Шуннан соң 15 тән артыграк фильм һәм сериал булдырган. Ул “Евразия-Кинофест” халыкара кинофестивале президенты, Россия Продюсерлар гильдиясе, Россия киноматография сәнгате академиясе әгъзасы булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре