Танылган комментатор Юрий Розанов вафат. Бу хакта аның коллегалары хәбәр итте.
«Юрий Розанов вафат булды. 15 минуттан эфир. Ничек эшләргә, белмим», - дип язган Twitterда Михаил Моссаковский.
«Альбертыч... Якты хәтирә... Бөек комментатор иде... » дип язды Twitterда Георгий Черданцев.
Розанов 1961 елның 12 июнендә туган. Ул комментатор карьерасын 1996 елда «НТВ-Плюс»та башлаган. Соңгы елларда комментатор эфирда авыру сәбәпле күренмәде диярлек. 2019 елда Розановка яман шеш тапканнар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез