Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Ильяс Камал хәбәр итте.
«Котдус Хөснуллин – Татарстанның музыкаль мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән күренекле композитор. Аның иҗади эшчәнлеге татар профессиональ музыка сәнгате традицияләре белән тыгыз бәйләнештә булды. Композитор үзенең фидакарь хезмәте белән милли музыка җәмәгатьчелеге арасында зур ихтирам казанды», диелә.
Композитор белән хушлашу иртәгә, 23 декабрь, 11:30 сәгатьтә Казан шәһәренең Мамадыш тракты, 40 адресы буенча урнашкан мөселман зиратында узачак.
Татарстан Республикасы композиторлар берлеге коллективы туганнарының, якыннарының һәм хезмәттәшләренең тирән кайгысын уртаклаша. Урыны җәннәттә булсын, диелгән кайгынамәдә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез