Газетага язылу

Танылган композитор, актер Мәсгут Имашев вафат

Танылган композитор, актер, педагог Мәсгут Имашев вафат. Аңа 95 яшь иде.

Бу хакта «Ватаным Татарстан»га үз чыганагы хәбәр итте. 

Мәсгут Гыйльми улы Имашев  — күренекле татар композиторы, җырчы (тенор), актер, педагог һәм мәдәният эшлеклесе. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). 

Ул 1930 елның 20 августында Пермь өлкәсенең Барда районы Каенавыл  авылында туган. Казан музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлый. 1959-1964 елларда Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшли. Легендар «Зәңгәр шәл» спектаклендә Булат ролен башкара.  Татарстанның җыр-бию ансамбле, төрле музыкаль коллективларда җырлый, җырлар иҗат итә. Казан театр училищесында, музыка көллиятләрендә укыта. Әлмәт музыка училищесы, Казан шәһәрендәге Петр Чайковский исемендәге музыка мәктәбе, Татар опера һәм балет театры, Казан театр училищесы директоры булып эшли. 

Драма театры спектакльләренә музыка яза: «Рәхим итегез!», «Кайда соң син?» (Х.Вахит), «Зөлфия» (К.Әмиров) һ.б. Рольләре: Булат — «Зәңгәр шәл» (К.Тинчурин), Сәетгәрәй — «Гөлҗамал», Айдар — «Зифа» (Н.Исәнбәт); Нәҗип — «Киек Каз Юлы», Мәүлә — «Җиз кыңгырау» (А.Гыйләҗев); Җидегән — «Янар чәчәк» (И.Юзеев); Ринат — «Кайда соң син?», Марс — «Рәхим итегез!» (X.Вахит) һ.б. 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре