Каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш турнирына багышланган матбугат очрашуында әлеге турнирның 12 мәртәбә җиңүчесе, “Россиядә милли көрәшне үстерүгә керткән өлеше өчен” ордены иясе Айрат Гыйлаев та катнашты.
Билгеле булганча, Айрат Гыйлаев – Җәлил турнирының абсолют рекордсмены. Аның исәбендә 12 җиңү бар. Әлеге турнир келәменә тәүге тапкыр 1995 елда чыккан ул. “1998 елга кадәр, ел саен катнашып та, бу турнирда җиңү яулый алмадым мин. 1998дә, ниһаять, уңыш елмайды. Башта Татарстан чемпионатын оттым, аннары бу турнирны”, – дип искә ала танылган көрәшче.
Айрат Гыйлаев яшьләр арасыннан матур көрәш күрсәтүче берничә егетне дә атады. “Безнең тезгә басып килүче егетләрне санап чыгарга ике кул бармаклары да җитмәс. Бик матур көрәш күрсәтүчеләр бар. Шәхсән миңа Ранис Гыйләҗетдинов, Радик Сәлахов, Ренас Кәлимуллиннарның көрәше бик ошый. Бүтәннәрне атап тормыйм – күп алар. Кайсын гына алсаң да, иртәгә үк минем рекордны куып җитеп, узып та китәргә мөмкиннәр. Дөнья булгач, ул шулай булырга тиеш тә”, – диде ул.
Исегезгә төшерәбез, быел газетабыз гамәлгә куйган көрәш турниры 14-15 февральдә Казанның “Ак барс” көрәш сараенда узачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез