Танылган спорт комментаторы һәлак булган

Танылган спорт комментаторы Александр Гришин электричка астына эләгеп һәлак булган. Аңа 47 яшь иде.

ТАСС хәбәр иткәнчә, фаҗига тимер юл платформасында көчле яңгыр вакытында булган.

Үз карьерасын Гришин 2002 елда «7ТВ»телеканалында башлаган. Биш Олимпиадада, Футбол буенча дөнья һәм Европа чемпионатлары матчларында, фигуралы шуу буенча дөнья һәм Европа чемпионатларында эшләгән. 2018 елдан Александр Гришин Беренче каналда эшли иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре