Тывада балык тотарга килгән Мәскәү туристы аю һөҗүменнән соң хастаханәдә вафат булган. Бу хакта республиканың Дәүләт ау күзәтчелеге комитеты җитәкчесе Артыш Салчак хәбәр иткән.
Фаҗигадән соң ир-атны санитар авиация белән республика хастаханәсенә алып киткәннәр. Ул авыр хәлдә реанимациягә урнаштырылган. Аю һөҗүме нәтиҗәсендә туристның йөзенә җитди зыян килгән.
Татарстанга түгел, Тывага балык тотарга килгән туристлар төркеме составында булган ир-атка аю 22 сентябрь көнне һөҗүм иткән дип фаразлана.
Оператив хезмәтләр мәгълүматына караганда, һәлак булучы хоккей тренеры Александр Кузьменко булган. Ул НХЛның «Питтсбург Пингвинз» клубы һөҗүмчесе Андрей Кузьменконың әтисе булган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез