“Сосновый Бор” шифаханәсе генераль директоры, Республика клиник психиатрия хастаханәсенең элекке баш табибы Фоат Гатин бүген төнлә вафат булган. Бу хакта “Татар-информ” үз чыганакларына таянып яза.
Фоат Гатин 1959 елда туган. 1982 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген Васильево район хастаханәсендә табиб-уролог буларак башлап җибәрә. 1985 елда Яшел Үзән район үзәк хастаханәсенең урология бүлеге мөдире вазыйфасына билгеләнә. Ике елдан соң яңадан Васильевога кайтып, җирле хастаханәнең баш табибы урынбасары булып эшли башлый. 1988 елда Васильево территориаль медицина берләшмәсенең баш табибы итеп билгеләнә.
1999-2010 елларда Фоат Гатин Республика клиник психиатрия хастаханәсенең баш табибы булып эшләде, ә 2013 елдан “Сосновый Бор” шифаханәсенә җитәкчелек итте.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез