Танылган Татарстан хирургы 55 яшендә вафат булган

Чаллыда 55 яшендә танылган табиб-хирург Дмитрий Несветаев вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсе битендә хәбәр иттеләр.

В Челнах скончался известный врач-хирург Дмитрий Несветаев

Бу хастаханәдә Дмитрий Васильевич 15 ел эшләгән, ә Яр Чаллының сәламәтлек саклау системасында - 30 елдан артык. Медицина учреждениесе коллективы табибның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

"Дмитрий Васильевич Несветаев турында хәтер мәңгегә безнең йөрәкләрдә калачак!" - диелә 5 нче шәһәр хастаханәсе хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре