Танылган җырчы: «Көзгә саубуллашу концерты оештырам…»

«Шәһри Чаллы» басмасы язуынча, Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех бу елның көзендә саубуллашу концерты оештырырга тели. Бу хакта ул Чаллыда Нурзадә концертында махсус кунак булып чыгыш ясаганда әйткән. Җырчының һәр чыгышын алкышларга күмделәр, дип яза «Шәһри Чаллы». 

«Көзгә, октярбь аенда «Энергетик» мәдәният сараенда тамашачыларым белән саубуллашу концерты оештырырга җыенам.   Сер түгел, барыбыз да картая, аяклар, билләр авырта. Беребез дә мәңгелек түгел, шуңа күрә үземнең концертымны уздырасым килә. Мин бит Чаллыда пятачокларда җырлап, зур сәхнәгә менгән кеше. Әле дә кешеләр килеп, син җырлаганда пятачокта таныштык дип әйтәләр», – дигән Азат Тимершәех.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре