Газетага язылу

Танылган җырчы серен чиште: аны бала тудыру йортында алыштырган булганнар

Популяр җырчы, шагыйрә һәм композитор Альбина Кильдиярова үзенең балачагы турында сөйләгән һәм гаиләсе тормышындагы авыр сынауларны искә төшергән.

Җырчының әти-әнисе Башкортстанның Әбҗәлил районы Кушый авылында яшәгән. Әнисе һәм күршесе бер үк вакытта диярлек йөккә узып, тулгаклары да бер үк көнне башланган. Алар Магнитогорскида бала табарга тиеш булган. Әмма икесенең дә баласы бик ашыгып дөньяга килә башлавы сәбәпле, боларны Магнитогорскига алып китәргә өлгерә алмыйча, Кызыл бистәсендә бала тудыру бүлеге булмаган хастаханәгә алып килгәннәр.

Җырчы әйтүенчә, ике күршегә дә нарасыйларын шул бер шәфкать туташы таптырган. Икесе дә кыз бала тудырган. Шәфкать туташы балаларны алып китеп, биләүгә төргән һәм аларга исемнәре язылган биркалар урнаштырган. Альбина әйтүенчә, әнисе үз сабыеның исеме язылган бирканың башка нарасыйга урнаштырылуын сизгән. Шәфкать туташыннан, исемнәрен бутамадыгызмы, дип тә сораган әле. Әмма тегесе, юк, бернинди дә ялгышу була алмый, дигән. “Башта ук шик төшкән иде шул, – дип хәтер йомгагын сүткән җырчының әнисе. – Күрше гаиләдә зәңгәр күзлеләр юк, ә аның кулындагы кызчык – зәңгәр күзле”.

Фото: www.culture.ru

Бала тудыру йортыннан чыккач, яшь аналар өйләренә кайтып киткән. Вакытлар узу белән балаларның күршеләргә охшый баруы ачыграк күренгән. “Шуның аркасында авылда төрле гайбәт сүзләр тарала башлады”, – дигән Альбинаның әнисе. Ул бала тудыру йортында ук сабыеның үзенеке булуына шикләнгән, бик каты  борчылудан нык ябыккан.

Җырчы сүзләренә караганда, балаларга 3 яшь тулгач, прокуратура гаиләләрне Уфага ДНК-тест тапшырырга җибәргән. Дөреслек ачылган: гаиләләрнең үз балаларын үстермәүләре билгеләнгән. Шуннан соң алар бик авыр карарга: балаларны алыштыру карарына килгән. Әнисенең еш кына үксеп-үксеп елавы Альбинаның хәтеренә нык сеңеп калган. Балалар, күршедә яшәп, бер-берсен бик әйбәт белгәнлектән, яңа гаиләгә җиңел ияләшкән. 

– Әгәр бу хәл хәзер килеп чыкса, бүгенге акылым һәм тәҗрибәм белән балаларны алыштырмас идем, – дип сөйләгән “Шәһри Казан” хәбәрчесенә Альбинаның күршесе. – Ул чагында яшь идек, күп нәрсәне аңламый идек. Әмма Альбина миңа бик якын.  Ана кеше беренче баласын күбрәк ярата, диләр бит. Мин бит аңа кайчандыр үз сөтемне имездем, төннәрен бишек җырлары көйләдем... Аның өчен гел янып-көеп яшим”. Синең Альбинаңнан да яхшысы юк”, “Син Альбинаны күбрәк яратасың”, – дип үз кызларым да көнләшә хәтта, дигән ул.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре