Газетага язылу

Танылган җырчының бертуган энесе хәрби операциягә китә

Ильмира Нәгыймова тормышындагы яңалыкларны - борчу-мәшәкатьләрен, шатлык-сөенечләрен һәрдаим соөиаль челтәрләрдә хәбәр итеп тора. Ильмирага тагын бер авыр хәбәр килеп ирешкән. Бүген аның бертуган энесен махсус хәрби операциягә озаталар.

Бу хакта ул кичә шәхси аккаунтында хәбәр итте: «Иртәгә бертуган энемне СВОга алып китәләр. Исән-сау гына әйләнеп кайтсын», – дип язган ул.

Ильмира Нәгыймова Менделеевск районы Ижевка авылында туган. 5 балалы гаиләдә үскән. Апасы фаҗигале төстә һәлак булган. Абыйсы коронавирустан 2022 елда 36 яшендә вафат булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре