Танылган җырлар авторы, "Спорт сарае" директоры вафат

Бүген 9:00 сәгатьтә Спорт сарае директоры, популяр җырлар авторы Ринат Мөслимов 71 нче яшендә вафат булган, дип яза "Татар-информ".

Спорт сараенда ул 1997 елдан бирле эшләгән. Биредә баш инженер вазыйфасыннан алып, спорт корылмасы директорына кадәр хезмәт юлы узган.

Спорт сарае – Казанның иң өлкән спорт корылмаларыннан берсе. “Татнефть Арена” төзелгәнче, биредә “Ак Барс” хоккей командасы уйнады. “Баскет-холл” пәйда булганчы, УНИКС да Спорт сараенда ярышты.

Соңгы вакытларда биредә Олимпия резервы мәктәбенннән фигуралы шуу белән шөгыльләнүче балалар күнегүләр уза, шулай ук ВХЛда уйнаучы “Барс” ярышлары үткәрелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре