Беренче каналның алып баручысы, режиссер һәм продюсер Алексей Пиманов кискен инфаркттан вафат булган. Бу хакта ТАСС журналистның тол хатыны Ольга Погодина сүзләренә таянып яза. Атаклы журналистның вафаты турында кичә мәгълүм булды. Ул 65 нче яшендә гүр иясе булган.
Президент Владимир Путин Алексей Пимановның туганнары һәм якыннарына кайгы уртаклашу телеграммасы җибәреп, телевидениесе алдындагы казанышларын билгеләп үткән. Россия дәүләте башлыгы анда басым ясап әйткәнчә, журналист гаделлеге, намуслылыгы һәм коллективны иҗади идеяләр белән илһамландыруга сәләте белән аерылып торган. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, журналистның үлеме – туганнары, коллегалары өчен генә түгел, Россия журналистикасы өчен дә зур югалту.
Исегезгә төшерәбез: Алексей Пиманов чирек гасыр дәвамында “Человек и закон” программасын алып барды. Шулай ук фильмнарга сценарийлар язып, аларны төшергән һәм “Красная звезда” медиахолдингына җитәкчелек иткән. Аның фильмнары арасында – “Александровский сад”, “Охота на Берию”, “Цыганки”, “Крым”.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез