Бүләкне Мәскәү педагогика дәүләт университетында узган «Укытучы – Россиянең киләчәге!» V Бөтенроссия педагогик белем бирү форумында тапшырганнар.
Укучылар аз дип тормый, ел саен нинди дә булса уңышы белән шаккатырып тора Матюшино мәктәбе. Узган ел технологик юнәлештә эшли торган уку йортына Россия Фәннәр академиясенең база мәктәбе исеме бирелде. 2017 елда ил буенча «Иң яхшы авыл мәктәпләре»нең берсе булып танылды. Узган ел исә автокласс ачып, күрше авыл балаларын һөнәргә өйрәтү белән дә шөгыльләнә башладылар. Нәрсәдер уйлап табып, шуны тормышка ашырырга тырышалар.
Әлеге мәктәп «Россия агромәктәпләре» берләшмәсенә кергән. 2014 елда һөнәргә өйрәтү үзәге ачканнар. Монда авыл хуҗалыгы тармагы өчен белгечләр әзерлиләр. Авылны саклау, балаларны җиргә беркетү – Илдус әфәнде гомер буе әнә шуның өчен борчылып яши. Узе заманасында тракторчы, экскаваторчы, комбайнчы, эретеп ябыштыручы булып эшләгән. Монда һөнәр үзләштерергә барлык урта мәктәпләрдән 9–11 нче сыйныф укучылары, шулай ук белемен күтәрергә теләгән тракторчылар килә. Мәктәп директоры булган чакта Илдус Шәрәфиевнең «Уазиг»ында җиде кешелек урын ясап, балаларны үзе ташыганын да беләбез.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез