Татарстанлыларны 26 апрельдә республикада билгеләп үтелүче Туган тел көне уңаеннан «Таныш рифмалар» шигъри флешмобында катнашырга чакыралар. Татарстанда 173 милләт вәкиле яши, без барыбыз да – бер зур һәм тату гаилә. Флешмобка үзләренең туган телләренә булган мәхәббәте турында сөйләргә теләүчеләрне чакыралар.

 Флешмобта катнашу өчен:
 - татар, рус, мари, үзбәк, удмурт, чуаш, башкорт һ. б. телләрендә шигырьләр укып видео яздырырга кирәк.
 - видеоны социаль челтәрләрдә #Родныерифмы хештегы белән урнаштырырга кирәк.
 «Родные рифмы» күптелле шигъри флешмобына кушылыгыз, туган телегездә яраткан шигырьләрегезне укыгыз, видеоны социаль челтәрләргә #Роднерифма хештегы белән урнаштырыгыз һәм дусларыгызны да бу акциягә кушылырга чакырыгыз.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез