Зәйдә яшәүче бер хатын танышын көчләүдә гаепли. Башта ул полициягә шалтырата, аннары сорау алу вакытында да шул ук сүзләрен кабатлый.
Ләкин боларның барысын да ул уйлап чыгарганлыгы ачыклана. Соңрак билгеле булганча, хатын-кыз кылынмаган җинаять турында хәбәр иткәндә исерек булган.
Татарстан прокуратурасы хәбәр иткәнчә, суд аны ялган күрсәтмәләр бирүдә гаепле дип таныган. Нахакка гаепләнгән ир-ат гаепсез дип табылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез