Исегезгә төшерәбез, 4 нче сыйныф укучысы мәктәпнең өченче катыннан егылып төшеп, зыян күрә. Имгәнгән һәм сыну җәрәхәтләре алган баланы авыр хәлдә Республика балалар клиник хастаханәсенә алып китәләр. Вакыйга урынына полиция килә һәм тикшерү эше башлый. Хәзер малайның хәле уртача авырлыкта, тотрыклы дип бәяләнә.
Казан Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, мәктәптә барлык параллель сыйныфларда психологлар катнашында тренинглар узачак. Малай укый торган сыйныфка аерым игътибар биреләчәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез